Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолалар
22 февраль 2023, 10:14

Җыр-моңга уралган “Калфак туе”

Шул көннәрдә Кабак авылы мәдәният йоттында Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды.

Җыр-моңга уралган “Калфак туе”
Җыр-моңга уралган “Калфак туе”

Безнең районда “Ак калфак”ның урындагы бүлекчәсен Халисә Әхмәтшина җитәкли. Бу бәйрәм югары дәрәҗәдә һәм махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезгә ярдәм итү максатыннан “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” акция чикләрендә үтте. Мәдәният йортына кергәндә, төрле татар милләтенең чагу киемнәре, сөлгеләре, бизәнү әйберләре һәм, әлбәттә, төрле төстәге калфаклар күз явын алып торды. Бу бәйрәмгә “Ак калфак” оешмасының Бакалы, Бишбүләк, Илеш, Туймазы, Чишмә, Уфа, Бәләбәй һәм башка районнардан килгән ханымнар күргәзмә әзерләгән иде. Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары, бәйрәмгә килүчеләр җыр-моң һәм татар халык ашы – бавырсак белән мәртәбәле кунакларны каршы алдылар. Килгән кунаклар Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстан татарлары конгрессының Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, конгрессның Кырмыскалы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова да әлеге чараның телебезне, гореф-гадәтләребзне, йолаларыбызны саклау һәм яшь буынга тапшыру, матурлыкны пропагандалау, үзенчәлекле талантларны ачу, аларны халыкка таныту уңаеннан зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Алар күргәзмәдәге барлык күрсәтелгән әйберләр белән таныштылар. Бишбүләктән килгән ханымнар калфак эшләү серләре белән уртаклашты. Чишмә районы вәкилләре үзләренең зур эшләнгән калфаклары белән кунакларны хәйран калдырды.

  • Мин үзем Бакалы районы Яңа Балыклы авылыннан килдем. Бездә өч ансамбль эшләп килә. Шулай төрле утырышларда очрашып йөри торгач, калфак эшләү белән мавыгып киттем. Бүген өч төрле калфак алып килдем. Берсе бияләй, икенчесе утыртма һәм балалар өчен калфаклар. Калфак чигү серләрен, шулай ук бисер белән чигергә өйрәнәм, аларның тарихы белән танышам. Сөлгеләр, мендәр тышлары чигәргә яратам. “Ак калфак” та катнашып, аралашып, үземә фәһем алуыма бик шатмын, - дип уртаклашты Рәсимә Шәйдуллина.
  • Минем туган көнемә картина бүләк иткәннәр иде. Беркакйчан да картиналар чигермен дип уйламаган идем. Эшләп карыйсы килде һәм менә егерме ел инде төрле картиналар чигәм. Эшләгән эшләремне туганнарга, якыннарыма бүләк итәм, - дип сөйләп китте Кабак авылыннан Әлфия Хәбибутдинова.

Күргәзмә белән танышып үткәч, килгән кунаклар залга үттеләр. Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов килгән кунакларны сәламләде һәм актив, бар эштә дә тырышлык күрсәткән биләмәдә яшәүче авылдашларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Кунакларның чыгышлары Кабак авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать осталары әзерләгән җыр-биюләр, шулай ук кунакларның моңлы күчтәнәчләре белән үрелеп барды.

Кеше дөньяга туган бәби туе, тормышка чыкканда, Сабантуйлары һәм башка туйлар булырга мөмкин. Ә бу чарада  калфакның туе үтте. Кичә татар халкының милли киемнәренә, бигрәк тә хатын-кызларга хас калфак эшләү серләренә бәйле буларак, барсының да хәтерендә озак сакланыр дип ышанып калабыз. Тагын да шундый туйлар халыкны берләштереп, очраштырып торсын. Мин үзем дә буш кайтмадым. Матур калфак һәм муенчаклар алып, тәэссоратларга баеп кайттым.

Гөлчәчәк Әсәдуллина.

Җыр-моңга уралган “Калфак туе”
Җыр-моңга уралган “Калфак туе”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: