Бәйрәм һәр кунакны күңелле җырлар һәм яхшы кәеф белән каршы алды. Ярминкәдә төрле образларга киенгәндерелгән пималар тәкъдим ителде, мамык шәлләр, курчаклар, кечкенә сувенир пималар һәм кулдан ясалган башка күп кенә товарлар күзләрнең явын алып торды. Иске Муса авылында яшәүчеләрне һәм кунакларны район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева сәламләде.
- Хәерле көн районның Пима бәйрәмендә катнашучылар! Зәңгәр күл янындагы Иске Муса авыл биләмәсе территориясендә сезне сәламләргә бик шатбыз. Сезне яңа 2025 ел белән котлыйм. Быел барыбызга да Җиңү, тынычлык һәм яхшылык елы булуын телим. Гаиләләрдә җылы мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм иң мөһиме - безнең җирдә тынычлык булсын. Бүгенге бәйрәмдә мин сезгә ял итәргә, уйнарга, күңел ачарга, шундый гаҗәеп җирдә күңел күтәренкелеге алырга телим. Барыгызны да бәйрәм белән! - диде Гөлнара Мәкъсут кызы.
Пима бәйрәменә килгән барлык авылдашларны һәм кунакларны Иске Муса авыл Советы башлыгы Илмира Галиәхмәтова сәламләде.
- Хөрмәтле дуслар, авылдашлар һәм бәйрәм кунаклары! Сезне йолага әверелгән бәйрәмдә сәламләргә рөхсәт итегез. Бу бәйрәм мәдәни инициативаларның президент фонды грантына бишенче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр без Иске Муса авылында уздыра идек, быел табигать кочагында үткәрергә булдык. Биредә яхшы энергетика, Зәңгәр күл суы шифалы. Бүген бәйрәмнән уңай энергетика алып, яхшы ял итүегезне телим. Пима рус милли аяк киеме генә түгел, ә төрле заманнарда барлык халыкларны да авыр чакта коткарган аяк киеме. Һәм бүген дә ул актуаль. Җылы кышларга карамастан, пима популяр һәм традицион аяк киеме булып кала. Бүген сезгә матур итеп фотога төшәргә, ял итәргә, саф һава суларга һәм безнең үләнле хуш исле чәебез белән сыйлануыгызны телим. Килүегез өчен барыгызга да рәхмәт, - диде Илмира Әнвәр кызы.
Бер яктан "Йонлы акварель" номинациясендә катнашучы осталар, анда йоннан иҗат иткән кул эшләре урнашкан, ә икенче яктан фотога төшәргә теләүчеләр өчен импровизацияләнгән фотозона урнашкан иде. Җыелган халык сәхнәдә чыгыш ясаган үзэшчән артистларга кушылып күңел ачтылар, әкият геройлары белән бергә биеделәр. Сәхнәдә районыбызның төрле авылларыннан килгән фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Ефремкинодан Сольевлар, Прибельский авылыннан Янтураевлар, шулай ук Иске Мусадан Гайфуллиннар, Яңа мусадан Абдулхафизовлар гаиләләре катнашлыгында гаилә спорт уеннары узды. Алар тюбингта ярыштылар, хоккей таяклары белән туп тәгәрәттеләр һәм пиманы ераклыкка ыргытып көч сынаштылар.
- Бу бәйрәмдә бик күңелле. Мин беренче тапкыр катнашам һәм килүемә үкенмәдем. Атмосфера менә дигән, барысы да дусларча, төрлечә чагу киемнәр кигәннәр, барысының да кәефе яхшы. Барыгызны да бәйрәм белән! - дип уртаклашты Мария Михеева, Бозаяз авыл мәдәният йортының баш мәдәни оештыручысы.
Җыелган кунаклар күңелле әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар, биеделәр, уеннарда катнаштылар - болар барысы да күңелле һәм дәртле узды. Бу көнне фестивальдә катнашучыларның барысы да күтәренке кәеф, күңелле очрашу мизгелләре һәм яхшы энергия туплап кайтты.
Гөлчәчәк Әсәдуллина.
Автор фотосы.