Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Шаярып кына шалтыратсаң...

Полиция, янгын яки ашыгыч ярдәм хезмәтенә вакытында шалтыратып, кешенең гомерен коткарып калырга мөмкин. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, бәләкәй балалар да ярдәм хезмәтләрен чакыра алсын өчен ул саннарны беренче сыйныф укучылары да белергә тиеш.

Ләкин кайдадыр, чынлап та, ярдәмгә мохтаҗ булулары турында уйламыйча, кайбер кешеләрдән күңел ачу максатында ялган чакырулар да килә. Ялган шалтырату өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.13 статьясына ярашлы, махсус хезмәтләр тарафыннан 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр административ штраф каралган. Бу зур сумма түгел, ләкин шуны да билгеләп үтәргә кирәк, мондый шаяруның нәтиҗәсе аяныч тәмамланырга мөмкин. Шулай ук хокук бозучыга 16 яшь тулмаган булса, административ җаваплылык аның әти-әнисе иңенә төшә. Әйткәндәй, закон чыгаручылар мондый шаяручыларга җәзаны катгыйлатырга – җинаять эше ачып, ирекләреннән мәхрүм итәргә уйлыйлар.
Читайте нас: