Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
15 декабрь 2017, 13:29

Ашыгу һәлакәткә илтә

Ноябрь азагында Уфа-Ырынбур юлының 50нче километрында ВОЛЬВО автомобиленә идарә иткән А. тиешсез урыннан юл аша чыгып барган җәяүлене бәрдерә. Моңардан соң фура артыннан китеп барган зур йөк машинасы (СКАНИЯ) водителе, хәвефсез дистанцияне бозып, алдагы ВОЛЬВО автомобиленә килеп бәрелә. Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләнгән җәяүле район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегенә озатылды. СКАНИЯ водителе шулай ук төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, аңа район үзәк дәваханәсенең кабул итү бүлегендә ярдәм күрсәтелде.

Бер атна элек Уфа-Ырынбур юлының 39нчы километрында булган юл-транспорт вакыйгасында бер кешенең гомере өзелде.
ВАЗ-21093 автомобиленә идарә иткән С. буксирга алу кагыйдәсен боза һәм сөйрәтеп килгән транспорт чарасы каршы якка килүче “Дэу Нексия” автомобиле белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә, чит ил машинасы водителе алган җәрәхәтләрдән авария урынында һәлак була, ә имгәнгән пассажиркасы район үзәк дәваханәсенә җибәрелде.
Гөлнара Фатыйхова, ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторы.
Читайте нас: