Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
15 декабрь 2017, 13:34

Коррупциягә юл куелырга тиеш түгел

Узган атнада Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләнде. 2003 елның декабрендә ул Берләшкән милләтләр оешмасының коррупциягә каршы Конвенциясенә кул кую өчен ачыла. Бу документка ярашлы, аңа кул куйган дәүләтләр ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупция килемнәренә күз йомуны җинаять дип игълан итү бурычы ала. Конвенция положениеләренең берсенә ярашлы, коррупция нәтиҗәсендә килгән акча шул илгә кайтарылырга тиеш. Русия тәүгеләрдән булып Конвенциягә кул куйды.

Коррупциягә каршы көрәш өлкә­сендә закончалыкның торышына анализдан чыгып шуны әйтергә мөмкин: узган елның шул чоры белән чагыштырганда аерым төр күрсәткечләрнең артуы күзәтелә, бу тәү чиратта, коррупциягә каршы көрәш закончалыгына үзгәрешләр кертү белән бәйле.
Югары органнарның коррупциягә каршы билгеле эш алып баруларына карамастан, коррупциягә каршы көрәш буенча дәүләт һәм муниципаль власть һәм контроль-ревизия, күзәтүче органнарының эшчәнлеген тиешенчә дип әйтеп булмый. Агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан корруп­циягә каршы көрәш буенча ведомствоара эш төркеменең өч киңәшмәсе уздырылды. Тикшерүче органнар хокук бозуга мәҗбүр иткән очрак буенча район прокуратурасына мәгълүмат җибәрергә тиеш. Мәсәлән, агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан Кырмыскалы районара судына җир биләмәсенә хокукны туктату һәм аны муниципаль милеккә кайтару турында дүрт гариза җибәрелде. Бу җир биләмәләре коррупция юлы белән алынган, гаепле шәхескә карата хөкем карары чыгарылды. Хәзерге вакытта өч гариза тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, берсе тикшерелә.
Шулай ук агымдагы елда проку­ратураның инициативасы буенча җир биләмәләре буенча махинация турында бер җинаять эше кузгалтылды, бүгенге көндә аның буенча да хөкем карары чыгарылды.
Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, агымдагы елда район прокуратурасы тарафыннан юридик берәмлекләрнең РФ Административ хокук бозулар кодек­сының 19.28 статьясына ярашлы, коррупцион хокук бозуы турында ике очрак ачыкланды. Мәсәлән, район прокуратурасы тарафыннан Русия Федераль Суд приставлары хезмәте идарәлегенең Кырмыскалы район бүлегенең мәгълүматы - “САФЕТИ-ТЭК” шәхси сак предприятиесе вәкиле Т.М.Опой­кованың административ хокук бозу турында эшен туктату өчен Русия Федераль суд приставлары хезмәте идарәлегенең Кырмыскалы район бүлеге начальнигы бурычларын башкаручы А.А.Нуралиевка ришвәт бирү факты буенча тикшерү үткәрелде. Ачыкланган факт буенча, “САФЕТИ-ТЭК” шәхси сак предприятиесенә карата район прокуратурасы тарафыннан РФ Административ хокук бозулар кодек­сының 19.28 статьясына ярашлы, административ хокук бозулар турында эш кузгалтылды. Аның нәтиҗәсендә, юридик берәмлеккә 500 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Кырмыскалы районара судының 2017 елның 16 июнендәге карарына ярашлы, Кырмыскалы районы буенча 1нче санлы суд участогы мировой судьясының “САФЕТИ-ТЭК” шәхси сак предприятиесен административ җаваплылыкка тарттыру турындагы карары үзгәрешсез калды, юридик берәмлекнең ялуы канәгать­ләндерелмәде. Карар законлы көченә керде.
Тимур Мөхәммәтов,
район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: