Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
15 декабрь 2017, 13:37

Пакетлы чәй өчен башына җиткән

Судта ачыклануынча, Колыш авылындагы 39 яшьлек йорт хуҗасы бергә спиртлы эчемлек эчеп утырган иптәшенең чәй пакетларын футболка астына яшерүен сизеп кала.

Судта ачыклануынча, Колыш авылындагы 39 яшьлек йорт хуҗасы бергә спиртлы эчемлек эчеп утырган иптәшенең чәй пакетларын футболка астына яшерүен сизеп кала.
Килеп туган гауга вакытында ул аны сугып җибәрә һәм егылган ирне аяклары белән типкәли башлый. Соңыннан аны буарга керешә. Нәтиҗәдә, иптәшен буып үтерә.
Суд гаепле ирне 9 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Бу гомерен ул катгый режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Читайте нас: