Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Электрон төрдә сертификат

2018 елның 1 гыйнварыннан Русия Федерациясе биләмәсендә электрон ветеринария сертификат системасы гамәлгә керә.

Димәк, барлык терлекчелек (сөт, ит, балык һ.б.), шул исәптән эшкәртелгән әзер продукциянең электрон ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Ул таныклык ”Меркурий” Федераль дәүләт мәгълүмат системасы файдаланып электрон төрдә биреләчәк. Электрон ветеринария таныклыгы булмаган очракта, азык-төлек продукциясен ташу, сату, шулай ук социаль учреждениесенең азык блокларына, кафега, ашханәгә илтү һәм ваклап сату мөмкин булмаячак. Бу таләпләр үтәлмәгәндә, штраф салыначак.
Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2015 елның 18 декабрендәге 648нче санлы боерыгына ярашлы, электрон ветеринария таныклыгы биреләчәк товарлар исемлеге расланды.
Терлекчелек продукциясе җитештерү, эшкәртү, сату белән шөгыльләнгән барлык хуҗалык субъектлары (шул исәптән шәхси эшкуарларга) “Кырмыскалы район ветеринария станциясенә (белгеч Әлимгафарова Илмира Суфиян кызына) мөрәҗәгать итеп, Меркурий” Федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлергә, бушлай логин һәм пароль алырга кирәк.
Айрат Касыймов,
район авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы.
Читайте нас: