Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эш бирүчегә дә, булачак пенсионерга да уңайлы

Оешмада яки предприятиедә эшләүче хезмәткәрләргә вакытында пенсия тәгаенләү максатында Пенсия фонды идарәлеге тарафыннан районнарда һәм шәһәрләрдә эш бирүчеләр белән электрон төргә күчү буенча килешү төзелә башлады.

Килешүнең максаты – кадрлар хезмәте тарафыннан якын 12 ай эчендә пенсиягә чыгучы хезмәткәрләргә пенсия тәгаенләү өчен кирәкле документларны электрон төрдә тапшыру. Мәгълүматлар махсус элемтә каналлары аша тапшырыла. Безнең районның 195 эш бирүчесе мондый килешүләргә кул куйды да инде.
2011 елдан башлап Пенсия фонды идарәлеге һәм республиканың архив учреждениеләре арасында документлар әйләнеше электрон төрдә эшли. Стаж һәм башка мәгълүматларны расларга кирәк булганда, Пенсия фонды идарәлеге белгечләре булачак пенсионерга архив учреж­дениесенә запрос җибәрүдә ярдәм күрсәтә.
Документларның электрон төрдә җибәрелүе аркасында эш бирүчеләр, кадрлар белән эшләүчеләрнең хезмәт күрсәтү вакыты кими. Бу очракта, булачак пенсионерга пенсия яше җитәр алдыннан бер ай элек пенсия тәгаенләү турында гариза белән Пенсия фонды идарә­легенә үзенә уңайлы ысул аша – шәхсән үзенә, Пенсия фонды сайтында гражданинның шәхси кабинеты, электрон төрдә, мөрәҗәгать итүченең язма килешүе буенча эш бирүче күпфункцияле үзәк, законлы вәкиле (ышанычлы шәхесе) яки почта аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Зөлфия Котлыева,
РФ Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: