Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
12 гыйнвар 2018, 12:25

Алдакчылар капканына эләкмәс өчен

Кеше кулы белән күмер тотучылар әйләнә-тирәбездә аз түгел. Башкалар исәбенә баерга теләүчеләр, җиңел юл белән акча-мөлкәт юнәтүчеләр үз корбаннарын сагалап кына йөри. Русия Эчке эшләр министрлыгының Кырмыскалы районы буенча бүлеге бу уңайдан аеруча сак булырга киңәш итә.

Элек мошенниклар корбаннарына төнлә яки иртүк шалтырата иде. Чөнки йокы аралаш кеше начар фикер йөретә, әйткән сүзләргә тиз ышана. Хәзер исә алар тәүлекнең теләсе кайсы вакытында төп башыңа утыртырга мөмкин. Мошенниклар, гадәттә, юл-траспорт һәлакәтләре уйдырмалары белән куркыта. “Сезнең улыгыз авария сәбәпчесе булды. Проблеманы урында гына хәл итү өчен билгеле бер күләмдә акча җибәрегез”, – дип шалтырата алар. Ата-аналар исә, балаларына шалтырату урынына, әйтелгән акчаны алып банкомат янына чаба. Шуңа да мондый очракларда “кайнар баштан” бернәрсә дә эшләмәгез. Иң элек якыннарыгызга шалтыратып барысын да ачыклагыз.
Соңгы вакытта банк карталарына бәйле смс-хәбәрләр ярдәмендә алдау очраклары арта башлады. “Картагыз вакытлыча гамәлдән чыккан. Белешмә алу өчен шул-шул номерга шалтыратыгыз” дигән хәбәр җибәрәләр. Кеше, банкның үзенә шалтыратмыйча, күрсәтелгән номерны җыя. Нәтиҗәдә, карточкада булган барлык акчасыннан колак кага. Беркайчан да андый номерларга шалтырата күрмәгез. Иң элек, банкның үзенә барыгыз. Анда карта турында төгәл мәгълүмат бирерләр. Гому­мән, шикле, билгесез телефон номерларыннан килгән интернет сылтамаларга һәм смсларга ышанмагыз!
Шулай ук билгесез туганнардан васыятькә калган байлык вәгъдә итеп яки зур сумма оту турында язучылар да бар. Имеш, бер банкта сезгә дигән акча саклана. Аны алыр өчен, номерга (салымга китәсе яки башка төрле сылтау белән) билгеле бер сумманы күчерергә кирәклеге турында әйтелә. Кеше, һавадан төшкән байлыкка шатланып, соралган сумманы күчерә. Нәтиҗәдә, бернәрсәсез кала.
Мошенниклар ятьмәсенә интернет челтәрендә дә эләгергә мөмкин. Акча күчергәнче, товарны карарга яки бер дә булмаса кеше белән очрашып сөйләшергә кирәк. Кыйммәтле әйбер сатып алганда аеруча.
Кайбер очракларда авырулардан ярдәм итә алырдай кыйммәтле дарулар да тәкъдим итәләр. Чит ил препараты дип, гади һәм очсыз дарулар саталар.
Яхшылык белән яманлык янәшә йөргән кебек, мошенниклык гамәлләре дә тормышыбызда еш очрый. Җиде кат үлчәп, бер кискән кебек, шикле акция, оешмаларга, кешеләргә, белдерүләргә ышанмагыз. Халык әйтмешли, бер тиенлек файда урынына, өч тиенлек зыян алуыгыз бар.
Азат НИЗАМЕТДИНОВ.
Читайте нас: