Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
19 гыйнвар 2018, 11:27

Пособиеләр турында

Эшсезлек буенчаБашкортстан Хезмәт министрлыгы декабрьдә республикада эшсезлек буенча уртача пособие күләмен атады. Ноябрь белән чагыштырганда ул беразга арткан һәм 4132 сум тәшкил итә.

Иң түбән пособие күләме хәзер – 977,5 сум, иң зуры 5 635 сумга тиң. 1 гыйнварга карата мәгълүматлар буенча, төбәктә эшсезлек буенча иң түбән пособиене – 5,6 мең кеше, иң зурын 11,4 мең рәсми теркәлгән эшсез ала.

Яшь гаиләләр өчен

Яшь гаиләләргә яңа ярдәм чаралары арасыннан ил җитәкчелегенең беренче бала туганда яшәү минимумы суммасын түләү турындагы карары зур яңгыраш алды. 10,5 мең сум дигән сан аталган иде. Әмма ул ил буенча уртача сан. Социаль ведомствода аңлатуларынча, закон проектында һәр төбәктә үзендә билгеләнгән яшәү минимумы суммасы түләнәчәк. Республикала ул – 8 892 сум.

Бу акчага республикада җан башына уртача килеме эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы күләменнән 1,5 тапкыр түбән гаиләләр дәгъва итә ала. 2017 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумы, ягъни 9 498 сум нигез итеп алына. Аны 1,5 тапкырга кабатлыйбыз һәм 14 247 сум килеп чыга. Гаиләдә өч кеше – әни, әти, бала булганда һәм гомум килем 42 741 сумнан артмаса, пособие юлларга мөмкин. Гомум сумма, шартлы рәвештә әйткәндә, өч сумга күбрәк булганда пособие түләнми. Түләнгән түгел, ә салымга тотып калынганга тиклем исәпләнгән сумма күз уңында тора. Килем айдан-айга үзгәреп торгач, ул кимегән очракта кешенең пособие алуга хокукы барлыкка килә. Пособие бер елга тәгаенләнә, ә ярты елдан яшәү минимумында һәм гаилә килемендәге үзгәрешләр белән бәйле яңадан карала.
Читайте нас: