Яңа акчаларны кабул итүдән баш тарту Русия закончалыгын бозу дип исәпләнә. Мондый очракта гражданнарга 8-800-700-90-30 телефоны буенча «Роспотребнадзор»га яки Русия банкының Кулланучылар хокукын яклау һәм финанс хезмәтләренең ачыклыгын тәэмин итү хезмәтенә ялу белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8-800-250-40-72.
Икенче вариант - Русия банкының интернеттагы кабул итү бүлмәсендә форманы тутырып, электрон мөрәҗәгать яки 450008, Уфа шәһәре, Театр урамы, 3нче йорт, Русия банкы Урал баш идарәлегенең Башкортстан Милли банкы – бүлекчәсе адресына язма мөрәҗәгать җибәрергә.