Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа елда - яңа законнар

Транспорттан төшереп калдыру тыела Әгәр дә урамда чатнама суык булса, балаларны гына түгел, билетсыз һәр кешене транспорттан төшереп калдыру тые­лачак. Транспорт министрлыгы тарафыннан автомобиль һәм электр транспорты турындагы указга төзәтмәләр кертү турындагы закон проекты тәкъдим ителде.Кайбер төбәкләрдә билеты булмаган балаларны транспорттан куып төшерү инде тыелган. Кагыйдәләрне бозган кон­тролерлар җәзага тарттырылачак.

Водитель таныклыгын алыштырырга уйласаң

Республика ЮХХДИ җитәкчесе Динар Гыйльметдинов үз блогында күпләрне кызыксындырган “Шофер таныклыгы гамәлдән чыгу сәбәпле, аны алыштырганда янә имтихан тапшырырга ки­рәкме?” дигән сорауга: «Гамәлдән чыккан водитель таныклыгын алыштырганда, имтихан тапшыру закон тарафыннан каралмаган» дип җавап бирде.

Аерылмагыз, булса да сәбәпләре...

Республикада аерылышырга җыенучы парлар белән эшләүче махсус комиссия барлыкка киләчәк. Әлеге комиссия Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, республиканың Югары суды белән хезмәттәшлек итәчәк. Аның төп максаты - гаиләләрне таркалудан саклап калу. Район һәм мировой судларда, ЗАГС бүлекләрендә парларны «дуслаштыру бүлмәләре» оештырылачак. Белгечләр ярдәмендә судка кадәр аерылышырга карар иткән парлар белән эш алып барылачак. Ир белән хатын кире уйлаган очракта, гаиләгә ел буена социаль-психологик ярдәм күрсәтеләчәк.
Читайте нас: