Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Законсыз эш иткәне өчен

Район прокуратурасы законсыз ком-чуерташ чыгару буенча шөгыльләнгән фирмада тикшерү үткәрде.

Аның нәтиҗәсендә оешманың билгеләнгән урыннан читтә ком алуы ачыкланды. Бу факт буенча компаниягә һәм аның директорына карата РФ Административ хоркук бозулар кодек­сының 7.3 статьясы 1 бүлегенә ярашлы административ эш ачылды. Нәтиҗәдә, аларга, туры килүенчә, 800 мең һәм 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Предприятие җитәкчесе исеменә җитештеслекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Тикшерү материаллары фирма хезмәткәрләренең эшләренә җинаять-хокукый бәһа бирү өчен хокук саклау органнарына җибәрелде.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: