Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
13 февраль 2018, 17:20

«Ана капиталы» акчасы исәбеннән

Пенсия фондының район идарәлегендә “Ана капиталы” акчасы исәбеннән бала яшь ярымга җиткәнче айлык компенсация алуга икенче балалары дөньяга килгән Әхмәтҗановлар гаиләсеннән тәүге гариза кабул ителде. Розалия Айнур кызы берьюлы ана капиталына дәүләт сертификаты һәм яңа туган сабыйга СНИЛС алуга документлар тапшырды.

Гариза белән бергә бу гаилә эш урыныннан белешмә, балалары туу турында таныклык кебек берничә документ кына тапшырды. Социаль яклау органы, Социаль страховкалау фонды, Мәшгульлек үзәгеннән белешмәләрне Пенсия фонды идарәлеге үзаллы сорап алачак.
2018 елда Башкортстан Республикасында “Ана капиталы” акчасыннан айлык түләү күләме 8892 сум тәшкил итә. Бу түләүгә хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва итә ала. Бу – кеше башына 14 247 сум дигән сүз. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына. Әйткәндәй, мондый түләү турында мәгълүмат артыннан мөрәҗәгать иткән өч гаиләнең кереме бу суммадан артык булды. Ана капиталы акчаларын алар, элеккечә, калган юнәлешләр буенча файдалана ала.
Зөлфия Котлыева,
Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: