Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
16 февраль 2018, 12:43

Ветеринария документлары - электрон формада

Мал чалу һәм ветеринария сертификациясе таләпләре турындаКүпләп мал асраучылар, мал чалу өчен махсус урыннары булмый торып, аларны үзләренең ихаталарында суялар, шул сәбәпле үзләрен дә, башкаларны да хәвеф астына куеп, итне ветеринар документлардан башка чыгарып саталар иде.

2014 елның 1 маеннан “Ит һәм ит продукциясенең хәвефсезлеге турында” таможня берлегенең техник регламенты үз көченә керде. Ул ит һәм ит продукциясен җитештерүгә куелган ветеринария-санитария һәм гигиена таләпләрен үтәү буенча контрольне көчәйтү максатыннан булдырылды. Бу регламент ит һәм ит продукциясен җитештерү, саклау, ташу һәм сату, шулай ук сугым калдыкларын юк итүне техник яктан көйләүгә юнәлтел­гән. Димәк, күпләп мал асраучылар терлекләрне махсус оештырылган урыннарда гына чалырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәсә, итне сатуга чыгару да тыела. Шул ук вакытта бу яңалык үзе өчен файдалана торган итне үз ху­җалыгында чалган терлек хуҗа­ларына кагылмый.
Терлек суела торган производство объектлары мәҗбүри дәүләт теркәве үтәргә тиеш. Мондый сугым пунктын торак йортлар, терлек абзарлары, көтүлекләр, сулыклар, җәмәгать куллану урыннары, балалар һәм дәвалау учреждение­ләреннән кимендә 300 метр читтәрәк урнаштыралар. Территорияне тыштан койма белән әйләндереп алалар.
Тагын бер мөһим яңалык турында әйтеп китәсе килә. 1993 елның 14 маендагы “Ветеринария турында” законның 2 статьясына ярашлы, 2018 елның 1 июленнән башлап, ветеринар экспертлар тарафыннан тикшерелгән продукциягә документлар бары тик электрон формада гына булачак. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә, моңа кадәр ветеринарлар продукцияне тикшергәннән соң, мәгълүматларны кәгазьгә язып (түләүле нигездә) яисә электрон формада (түләүсез) рәсмиләштерәләр иде.
1 июльдән башлап кәгазь бланклар булмый, ветеринария документлары «Меркурий» федераль дәүләт системасы аша электрон рәвештә тутырыла. Әлеге системаны кертү максаты – ветеринария документларын рәсми­ләштерү вакытын кыскарту, кәгазь бланкларны электрон версиягә алыштыру исәбенә хезмәт күрсәтү, финанс чыгымнарны киметү, мәгълүмат кертү өчен әзер формалар булдыру, продукцияне тикшергәндә алынган пробалар турында мәгълүмат туплау һәм аны саклау.
Иң мөһиме, системаны куллану арадашчыларга, продукциянең хакын арттырып сатучыларга ялган документлар күрсәтеп, түбән сыйфатлы товарны алдап сату мөмкинлеген калдырмый. Моннан тыш «Меркурий» федераль дәүләт системасы ветеринария өлкәсенең бердәм мәгълүмат базасын булдыра, Русия Федерациясе территориясендәге дәүләт ветеринария күзәтчелегендә булган йөкләрнең йөрешен тикшереп торырга ярдәм итә.
Рәсил Усманов,
БР буенча Россельхознадзор идарәлегенең эчке ветеринар күзәтчелек бүлеге начальнигы.
Читайте нас: