Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Социаль пенсияләр арта

2018 елның 1 апреленнән пенсияләр 2,9 процентка арта. Районның 1510 кешесе, шул исәптән социаль пенсия алучы 1471 пенсионер да аны арттырылган күләмдә алачак.

Социаль пенсияләр индекса-цияләнү белән бергә чакыру буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашканнар, радиация яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә каза күргән кешеләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, очу-сынау составы хезмәткәрләренең дәүләт пенсияләре, шулай ук социаль пенсияләр үсешенә бәйле башка түләүләр дә арта.
Арттырылганнан соң социаль пенсияләрнең уртача күләме 9127 сум тәшкил итә, инвалид балалар һәм балачактан I төркем инвалидлар өчен социаль пенсия күләме 14297,31 сумга җитәчәк.
Арттырылган күләмдә пенсияләрне финанслау өчен аена өстәмә 400 мең сум таләп ителә.
Зөлфия Котлыева,
РФ Пенсия фондынының район идарәлеге начальнигы.
Читайте нас: