Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ришвәт бирүдә гаепләнә

Район прокуратурасы коррупциягә каршы закончалыкның үтәлеше буенча тикшерү үткәрде.

Ачыклануынча, полиция хезмәт­кәрләре “Аркаим” җәмгыяте кибетендә балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату фактын ачыклады. Фирманы РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясы 2.1 бүлегенә (балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сату) ярашлы, административ җаваплылыкка тарттырмау өчен предприятие хуҗасы полиция хезмәт­кәр­ләренә 11500 сум күләмендә ришвәт тәкъдим итә. Полиция хезмәткәре фирма хуҗасының бу кылыгы турында җитәк­чесенә һәм район прокурорына хәбәр итә.
Бу факт буенча прокуратура “Аркаим” җәмгыятенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.28 статьясы 1 бүлегенә ярашлы административ эш (юридик берәмлек исеменнән законсыз бүләкләү) кузгалтты. Суд фирманы гаепле дип таный һәм 1 миллион сум күләмендә штраф тәгаенли.
Моңардан тыш, суд карары белән ришвәт биргән өчен фирма хуҗасы РФ Җинаятьләр кодексының 30 статья 3 бүлеге, 291 статьясы 3 бүлегенә ярашлы, 300 000 сум күләмендә штрафка тарттырылды.
Тимур Мөхәммәтов,
район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: