Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җир биләмәсенең чикләре турында

Хәзерге вакытта күпчелек җир биләмәләре законда каралган тәртип буенча теркәлсә дә, бу аларны чит милеккә кул сузучылардан саклый алмый.

Тәҗрибәдән күренүенчә, байтак җир биләмәләренең чикләре билгеле түгел. Барыннан да элек бу “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында”гы 218 санлы Федераль законның 69 статьясы 3нче бүлеге буенча исәпкә алынган, һәм 2007 елның 24 июлендәге “Кадастр эшчәнлеге турында” 221 санлы Федераль закон үз көченә кер­гәнче исәпкә куелган җир биләмә­ләренә кагыла.
Җир биләмәләренең чикләре турында мәгълүмат һәм аларның координатлары күчемсез милек объект­ларының уникаль сыйфатланма­ларының берсе, ул теркәү турында законның 8 статьясына ярашлы җир биләмәсен исәпкә куйганда милек кадастрына кертелә.
Әлбәттә, җир биләмәсенең чик­ләре закон белән билгеләнмәгән икән, проблемалар байтак булачак. Берен­чедән, аны бүлү яки күрше биләмә белән берләштерү дә мөмкин булмаячак. Икенчедән, күршеләр белән аңлашыл­маучанлык килеп чыгуы ихтимал, хәтта биләмәнең чикләрен ачык­лау өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Өченчедән, чикләре дөрес билге­ләнмәгән булса, күрше­ләрегез андагы каралтыларны сүтүне таләп итә ала.
Межалау эшләренең асылы учас­токның чикләрен төгәл билгеләү һәм аны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында кадастр карталарында чагылдырудан гыйбарәт. Межалау процедурасын бер тапкыр эшләп куеп, сез үзегезне мөмкин булган җир бәхәс­ләреннән һәм милеккә хокукларыгызны суд тәртибендә яклау зарурлыгыннан азат итәсез. Кәгазьдә күрсәтелгән мәйдан участокның чын мәйданына тиң булырга тиеш. Шулай ук межалау участокны бүләк иткәндә яисә мирас буенча тапшырганда якыннарыгызның хокукларын яклауны да күздә тота.
Җир участогының чикләре билге­ләнгәнме-юкмы икәнен ничек белергә? Моның өчен Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан милекнең төп характеристикалары һәм аңа теркәлгән хокуклар турында өземтәгә заказ бирергә кирәк. Аны “Росреестр”ның rosreestr.ru рәсми сайты аша өйдән, яисә күпфунк­цияле үзәкләргә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
Илфат Әрдәширов, Башкортстан Республикасы буенча Росреестр идарәлегенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары.
Читайте нас: