Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Административ җәза бирелә

Законсыз спиртлы эчемлекләр саткан өчен гаепле кешеләргә административ һәм җинаять җаваплылык каралган.

Тәү тапкыр “эләгүчеләр” административ җаваплылыкка тарттырыла, аларга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына һәм спиртлы эчемлек тартып алына. Әгәр 12 ай эчендә кеше янә закон боза икән, аны җинаять җавап­лылыгы көтә.

Атна саен районда законсыз алкогольле эчемлекләр сатучыларны ачыклау буенча полиция хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәрелә. 2018 ел башыннан шундый 100дән артык кеше ачыкланды. Аларның продукциясе тартып алына һәм Уфага экспертизага җибәрелә. Тартып алынган эчем­лекнең алкогольле продукция булуы турында экспертиза нәти­җәләре килгәннән соң, гаепле кешегә административ җәза би­релә.

Агымдагы елда мондый җәзаны алучылар арасында Кырмыскалы авылыннан - Р.Ф.Ишморатова, В.А.Кә­­римов, Г.Р.Гәмбәрова, А.Р.Го­мәрова, С.С.Яхина, А.М.Мө­­­­­хәммәдиев, М.М.Рәхмәтуллина, Матросовка авылыннан - П.И.Федоров, А.Н.Стар­­цева, Олыкүл авылыннан - С.Г.Логинова, Х.Г.Латыйпов, З.М.Насыйрова, Т.А.Емсина, Бозаяз авылыннан - Г.И.Бик­таһирова, Бишаул-Уңгар авылыннан - З.Л.Исхаков, Николаевка авылыннан - А.А.Максимова, Ат­җитәр авылыннан - Г.Г.Саньярова, Антоновка авылыннан - Л.С.Семенова, Ефремкино авылыннан - А.А.Матросов, Александровка авылыннан - М.Е.Петров, Камышлы авылыннан - А.Х.Зеленская, Т.В.Сенникова, Прибельский авылыннан - Ф.Я Галиуллин, Шәймо­ратов авылыннан - З.Г.Габбасова, Шәрипкол авылыннан - А.Н.Кунакбаев, Сәвәләй авылыннан - Г.Р.Рәҗәпова һәм Алмалык авылыннан А.Г.Филиппов бар.

Лилия Галәветдинова, административ җаваплылыкның үтәлешен тикшерү буенча төркемнең өлкән инспекторы.


Читайте нас: