Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Законсыз саклаган өчен

Кырмыскалы районара суды тарафыннан зур күләмдә этил спиртын законсыз саклаган Курган өлкәсе кешесенә карата хөкем карары чыгарылды.

Тикшерү барышында ачыклануынча, тиешле лицензиясе булмаган 37 яшьлек ир Урал авылында 4 486 035,75 сумлык, ягъни 91 551,75 литр күләмендә этил спирты саклаган.
Хөкем ителүче җинаять кылуда үз гаебен таныды һәм спиртлы продукцияне арытабан пыяла чистартучы сыеклык җитештерү өчен саклавы турында белдерде.
РФ Җинаятьләр Кодексының 171.3 статьясы 2 бүлеге “б” пунктына ярашлы, суд аңа бу кылыгы өчен 2 елга ирегеннән шартлы мәхрүм итәргә, дигән җәза бирде. Алдан тикшерү чикләрендә тартып алынган спиртлы продукция Идел буе федераль округында алкоголь базарын көйләү буенча Федераль хезмәтнең Төбәкара идарәлегенә тапшырылды.
Аскар Мусин,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: