Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
21 декабрь 2018, 12:14

Чүп мәсьәләсе чүп түгел шул

2019 елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь өлкәдә каты коммуналь калдыклар белән эш итүче төбәк операторлары пәйда булачак. Әлеге яңалык бу тармактагы хәлләрне җайга салу максатыннан кертелә. Операторның төп вазифасы — калдыклар белән эш итү өлкәсендәге төбәк сәясәте таләпләрен гамәлгә ашыру. Гомумән алганда, оператор контейнердан полигонгача әйләнеш өчен тулысынча җаваплы, дигән сүз.

Элек чүп-чар җыю һәм аны утильләштерү белән һәр муниципалитет аерым үз көче белән шөгыльләнсә, хәзер чүплекләр, полигоннар өчен биш төбәк операторы җаваплы булачак. Без, башка 13 район һәм Уфа шәһәре белән берлектә, 1нче санлы зонага керәбез. Биредә “Спецавтохозяйство” компаниясе тәгаен­ләнгән. Төбәк операторы көн­күреш калдыклары полигоннары, эшкәртү предприятиеләре белән килешүләр төзиячәк. Кыскасы, алар көнкүреш калдыкларын җыю, ташу, утильләштерү процессы белән идарә итәчәк. Контейнерлардагы чүпне сортларга бүлү комплекслары эшләгән махсус полигоннарга ташыячак. Безнең районда чүп-чартны сортларга бүлү белән “Прогресс” җәмгыяте шөгыль­ләнәчәк.
Чүп җыю өчен контейнерлар урнаштыру урындагы үзидарә органнарына – авыл хакимият­ләренә йөкләтелә. Үз биләмә­сендә яңа законны тормышка ашыра башлаган Иске Бәбеч авыл биләмәсе башлыгы Азамат Гайфуллинның бу эшкә ничек тотынуы белән кызыксындык.
- Моңа кадәр авыл Советы­ның тракторы билгеле график буенча авыллар буйлап халыктан чүп-чарны даими рәвештә җыя иде. Ләкин ул махсус полигоннарга чыгарылып, еллар буена шунда череп ятты. Яңа законга ярашлы, киләсе елдан әлеге чүплекләр ябыла һәм моның белән төбәк операторлары шөгыльләнә башлаячак. Халыктан җыелган каты көнкүреш калдыклары арытабан эшкәртелү өчен Уфа районының Черкасы касабасына озатылачак. Моның өчен биш авылда вакытлыча чүп-чар урнаштыру өчен 10x10 һәм 15x15 метрлы тимер баганалар һәм сетка белән уратып алынган махсус мәйданчыклар булдырылды. Пычрак су агып төшмәсен өчен алар күтәртеп эшләнде, астына чуерташ түшәлде. Төбәк операторы чүпне чыгарып өлгермәсә, 8 кубометр зурлыгында бункер каралган, - ди Азамат Муса улы.
Әлбәттә төбәк операторының хезмәтләре өчен түләргә кирәк булачак. Бу мәсьәлә зур шау-шу тудырды. Хакларның югары булуына халык ризасызлык белдерде һәм түләү системасы яңадан каралды. Шулай итеп, 2019 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда яшәүчеләрнең яңа коммуналь хезмәт – чүп-чар чыгарган өчен түләү хакы күпфатирлы йортта бер кешегә 57дән 81 сумга, ә шәхси йортта яшәгән бер кешегә 58дән 81 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Каты коммуналь калдыклар җыю системасы булмаган авылларда аны капчыкларда чыгару күзаллана. Яңа елның икенче кварталыннан республиканың һәр торак пунктында якында гына каты көнкүреш калдыклары җыю өчен контейнерлар куелырга тиеш. Авылларда чүп-чарны даими түгүне оештырганга тиклем түләүләр халык һәм төбәк операторлары арасындагы махсус килешүләр белән көйләнә.
Авылда яшәүчеләргә 2019 елның беренче кварталында түләү 35 сумнан артмый. Арытабан ул квартал саен төбәк операторы эшчәнлеге зонасында билгелән­гән дәрәҗәгә кадәр җитәргә тиеш.
Башкортстан Башлыгы вазыйфсын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сүзләренчә, республикада бу хезмәт өчен 70 сумнан, ә авылда яшәүчеләр өчен 35тән артмаска тиеш.
«Хакларны артабан арттыруга килгәндә, төбәк операторла­рының ничек эшләвенә карарбыз. Шулай ук хәзер халыкның социаль якланмаган катламы өчен яклау чараларын карау бик мөһим», - дип билгеләде Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы.
Республика җитәкчесе район хакимиятләре башлыкларына 2019 елның ахырына кадәр һәр торак пунктта контейнерлар куярга һәм чүп-чарны аерым җыю турында уйларга кушты.
Хәзер чүп-чарны куак арасына ыргытып булмаячак. Бу уңайдан законнар катгыйлана – яңа хезмәт өчен түләүдән баш тарткан гражданнар өчен – 2 мең сум, юридик берәмлекләргә - 250 мең сум штраф карала һәм яки эшчәнлекләре 90 тәүлеккә туктатыла.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: