Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эш хакын вакытында түләмәгәч...

Район прокуратурасы фермер хуҗалыгында озак вакыт хезмәт хакы түлән­мәве буенча җинаять эше ачтыРайон прокуратурасы фермер хуҗалыгы эшчеләренең хезмәт хокукларының бозылуы турындагы ялуы буенча тикшерү үткәрде.

Район прокуратурасы фермер хуҗалыгында озак вакыт хезмәт хакы түлән­мәве буенча җинаять эше ачты
Район прокуратурасы фермер хуҗалыгы эшчеләренең хезмәт хокукларының бозылуы турындагы ялуы буенча тикшерү үткәрде.
Ачыклануынча, узган елның гыйнварыннан август аена кадәр крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы 58 эшчегә икешәр айдан артык хезмәт хакы түләмәгән. Предприятиедә хезмәт хакы буенча гомум бурыч 200 мең сумга якын җыелган. Шул ук вакытта бу чорда предприятие исәбендә 10 миллионнан артык акча була.
Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, РФ Җинаятьләр Кодексының 145.1 статьясы 2 бүлегенә (хезмәт хакы түләмәү) ярашлы, хуҗалык җитәкчесенә карата җинаять эше кузгалтылды. Моңардан тыш, түләнмәгән бурычны юллап алу максатында крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгына карата карар чыгарылды.
Җитешсезлекне бетерү һәм җинаять эшенең барышын тикшерү күзәтчелек ведомство­сы контроленә алынды.
Артур Әминев, район прокуроры.
ФОТО: https://yandex.ru/images/
Читайте нас: