Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Йортның адресы булмаса...

Гамәлдә күп кенә эшчәнлек төрләре өчен күчемсез милек һәм җир биләмәләренең адресы, аларның дөрес язылышы төп характеристикаларның берсе булып тора.
Бүген адресы булмаган күчемсез милек булырга мөмкин түгел, адресы юк, димәк, объект теркәлмәгән һәм ул милеккә хокукны тергезү мөмкин түгел кебек. Сез уйлаганчы рейдерлар бу мәсьәләне хәл итеп тә куярга мөмкин. Һәм сез күчемсез милектән колак кагасыз, дигән сүз.
Моңардан тыш, адрес белән ашыгыч ярдәм, Русия почтасы, Росреестр, салым органнары һәм башка хезмәтләр файдалана. Шулай ук күп кенә коммерция оешмалары, мәсәлән, банклар, интернет-кибетләр, коммуналь һәм посылка китерүче төрле хезмәтләр адресны үз эшчәнлегендә файдалана.
Дәүләт өчен адрес бирү процедурасы күчемсез милек объектларын контрольдә тотарга, идарә итүне тәртипкә салырга булышлык итә.
Бер яки берничә күчемсез милек объекты, шул исәптән җир биләмәсе, бина, корылма һәм төзелеп бетмәгән каралтының мотлак адресы булырга һәм ул Федераль мәгълүмат адрес системада теркәлергә тиеш.
Федераль мәгълүмат адрес системасы 2011 елда төзелә. Биредә Русия, РФ субъектлары биләмәсендә урнашкан объектлар, авыллар, урамнар, йортларның адреслары турында мәгълүматлар саклана. Федераль мәгълүмат адрес системасы ярдәмендә мәгълүматны интернет аша Fias.nalog.ru рәсми сайтында бушлай алырга мөмкин. Ул дәүләт органнарына юридик берәмлекләргә һәм физик шәхесләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә кирәк.
Объектларга адрес бирү 2013 елның 29 декабредәге 443нче санлы-ФЗ положениесенә ярашлы, урындагы үзидарә органнары тарафыннан физик һәм юридик берәмлекләрнең гаризасы нигезендә башкарыла.
Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында адреслы хуҗалыклар белән эшләр ничек бара?
Республика биләмәсендә барлыгы 4,2 миллионнан артык күчемсез милек объекты һәм җир биләмәсенә адрес бирү таләп ителә, әлеге мәлдә бу объектларның күбесенә адрес бирелде. Бүгенге көндә республиканың адреслар реестрында 2,7 миллион адрес исәпләнә һәм ул көн саен 2 меңнән артык адрес белән тулыланып тора.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, объектларга “адрес бирү” Башкортстан Республикасында 2019-2020 елларда үткәреләчәк җир биләмәләре, торак һәм торак булмаган объектларга кадастр бәясе бирү өчен зур әһәмияткә ия.
Гражданнарга үзләренең күчемсез милек объектларының адресларын Федераль мәгълүмат адрес системасында тикшереп торырга кирәк.
Әгәр дә анда сезнең адрес булмаса, нишләргә?
Федераль мәгълүмат адрес системасында милек, җир биләмәсе, йорт, фатир, гараж документларында күрсәтелгән адрес булмаганда, күчемсез милек урнашкан урындагы үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адрес алу, үзгәртү яки гамәлдән чыгарган өчен түләргә кирәкми, һәм ул административ регламент белән җайга салына. Бу регламентта адрес алу, үзгәртү яки гамәлдән чыгару өчен кирәкле исемлек һәм хезмәт күрсәтү вакыты күрсәтелгән.
Адрес алу, үзгәртү яки гамәлдән чыгару буенча муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында җентекле мәгълүматны Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында алырга мөмкин.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар һәм юридик берәмлек­ләр милкендә булган күчемсез милек объекты адресын үзгәртү күчемсез милек­кә булган хокукны бозмый.
Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге матбугат хезмәте.
Читайте нас: