Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Күләгәле” инкассация һәм алдакчылар тозагына ничек эләкмәскә?

Хәзерге вакытта күләгәле инкассациянең нинди генә схемалары юк. Шуларның берсенә “бер көнлек” фирмаларның реквизитларын файдаланып автомобиль саткан автосалоннарда юлыгырга мөмкин.

Хәзерге вакытта күләгәле инкассациянең нинди генә схемалары юк. Шуларның берсенә “бер көнлек” фирмаларның реквизитларын файдаланып автомобиль саткан автосалоннарда юлыгырга мөмкин.
Намуслы сатып алучыга ул нәрсәсе белән куркыныч? Мәсә­лән, физик шәхес автосалонда машина сатып алганда акчасын салонның кассасына түли, моңар­дан соң кулына култамга куелган сату-сатып алу турында килешү, кабул итү-тапшыру актын һәм автомобилен ала. Бу очракта сатып алучыга касса ордеры бирелми (бирелүе дә мөмкин, ләкин аның фиктив булуы да бар). Сатучыдан кабул итеп алынган акча автосалон кассасына керми, ә курьер хезмәте күрсәтүче шәхесләргә (инкассаторларга) тапшырыла. Инкассаторларга тапшырылган акчаның эквиваленты өченче кешедән анык авто­мобиль өчен түләү төрендә “бер көнлек” фирма исә­бе­н­нән күчерелә. Намуслы сатып алучы бу схемада катнашкан очракта менә нинди күңелсез хәлгә тарырга мөмкин: Салым закончалыгына ярашлы ( РФ Салым кодексының 211 статьясы, 2нче пункты) физик шәхес өчен оешмалар яки шәхси эшкуарлар түли икән, бу физик шәхес тарафыннан кабул ителгән керем булып исәпләнә. Шулай итеп, “бер көнлек” фирма сезнең өчен түли икән, бу сезнең керем булып исәпләнә. Шулай булгач, сатып алган автомо­бильнең суммасыннан 13 процент күләмендә сез дәүләткә салым түләргә тиеш булып чыгасыз.
Мондый салым түләргә туры килмәсен өчен автомобиль сатып алганда акчалата түлисез икән, автосалоннан касса ордеры бирү­ләрен таләп итегез. Моңардан тыш, хәвефне киметү һәм күңелсез хәлгә юлыкмас автомобиль сатып алганда акчаны үзе­гезнең исәптән автосалон­ның исәбенә күчерү хәер­лерәк.
Кырмыскалы районы прокуратурасы.
Фото:https://yandex.ru/images/
Читайте нас: