Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Җинаять һәм җәза

Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды.

Район прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланды.
Законсыз урман кисү эшчәнлеген кисәтү максаты белән оештырылган рейдлар барышында Илтуган, Ефремкино авыллары янында агачларны законсыз кисү фактлары ачыкланды. Русиянең Урман фондына китерелгән зыян 25 084 сум тәшкил итте.
Бу факт буенча җинаять эшләре кузгатылды. Хәзерге вакытта законсыз эшчәнлеккә кагылышлы шәхесләрне ачыклау максатыннан тикшерү эшләре үткәрелә.
Район прокуратурасы хәтерегезгә төшерә: законсыз рәвештә агач кискән өчен РФ Җинаятьләр кодексының 260 статьясына ярашлы җинаять җаваплылыгы, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.28 статьясына ярашлы административ җаваплылык каралган.
***
Мировой судта кулланучылар җәмгыятенең баш бухгалтерына карата кузгатылган җинаять эше каралды. Ул оешма хезмәткәреннән кредит килешүе буенча акча юллау турында үз көченә кергән суд карарын үтәмәгән.
Ачыклануынча, хезмәткәрдән тотылып калынган хезмә хакы 6 ай дәвамында суд приставлары бүлеге исәбенә күчерелмәгән һәм башка максаттан файдаланылган. Бу сумма 96 041 сум тәшкил иткән. Җинаять эше кузгатылганнан соң бурыч тулы күләмдә түләнде.
Суд карары буенча суд астындагы шәхескә 20 000 сум күләмендә штраф билгеләнде.
***
Мәҗбүри эшләргә җәлеп итү төрендәге җинаять җаваплылыгын үтәгәндә закончалык таләпләрен бозу фактлары аыкланды.
Ачыклануынча, суд карары белән районда яшәүче хатынга карата мәҗбүри эшләргә җәлеп итү кебек җәза билгеләнде, аны үтәү өчен ул район учреждениесенә эшкә урнашты.
Үткәрелгән тикшерү чикләрендә ачыклануынча, хөкем ителүче җәзаны үтәмәгән, ә учреждение аның тарафыннан җәзаны үтүе турында фиктив документлар төзегән.
Прокурор тикшерүе нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылды, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
***
Район билмәсендә урнашкан мәгариф учреждениеләрен саклау турында закончалыкның үтәлешен тикшерү барышында 10 балалар бакчасында балаларны физик саклау системасы таләпләре үтәлмәве ачыкландңы. Биредә хәлне техник күзәтү системасы – видеокүзәтү куелмаган.
Бу факт буенча район прокуроры судка җитешсезлекләрне тиз арада бетерүне таләп итеп гариза җибәрде. Хәзерге вакытта бу гариза тикшерелә.
Аскар Мусин, район прокуроры ярдәмчесе.
ФОТО:https://pp.userapi.com/c849128/v849128477/a7c57/2EQTeeJWics.jpg
Читайте нас: