Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
23 гыйнвар 2020, 18:55

Наркотик саткан өчен

Район прокуратурасы наркотиклар саткан 20 яшьлек өч егеткә карата җинаять эшен судка тапшырды.

Алар РФ Җинаятьләр Ко­дексының 30 статьясы 3 бүлеге, 228.1 статьясы 4 бүлегенә (алдан сөйләшү буенча төркемләп эре күләмдә наркотик матдәләр сату) ярашлы җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерүдән ачыклануынча, гаепле шәхесләр наркотик тарату белән шөгыльләнгәннәр. Моның өчен тыелган наркотик матдәләр алып, аларны аз дозаларга бүлеп төргәннәр һәм үзләрен белдерми генә сатып ятканнар.
2019 елның гыйнварында нар­котикларның чираттагы партиясе артыннан барганда Кырмыскалы районы биләмәсендә кулга алынганнар. Полиция хезмәт­кәрләре алардан 108 пакет, ягъни 49 грамм наркотик матдә тартып алган.
Гаеплеләр җинаять кылуларын танымый. Арытабан тикшерү өчен җинаять эше судка җибәрелде.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Фото: https://imag.one/
Читайте нас: