Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
31 гыйнвар 2020, 20:00

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән җитәкче җаваплылыкка таттырылды

Кырмыскалы районы прокуратурасы кооператив хезмәткәренә эш хакын тоткарлаган өчен компенсация түләүне таләп итте

Район прокуратурасы авыл хуҗалыгы кооперативының элекке хезмәткәре ялуы буенча тикшерү үткәрде.
Аның нәтиҗәләреннән күренүенчә, хезмәткәр үз теләге белән эшеннән киткәннән соң аңа хезмәт хакы бары тик бер ай үткәч кенә түләнгән. Ә законга ярашлы, исәп-хисап шул ук көнне башкарылырга тиеш. Шул ук вакытта, Русия Федерациясенең Хезмәт кодексында каралган компенсация хезмәткәргә түләнмәгән.
Прокуратура кооператив рәисенә җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмә җибәрде, аны тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәткәргә тиешле сумма тулысынча түләнде.
Моңардан тыш, кооператив һәм оешманың рәисенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясы 6нчы бүлеге (эш хакын һәм башка түләүләрне вакытында яисә бөтенләй түләмәгән өчен) буенча административ хокук бозу турында эшләр кузгатылды. Алар Башкортстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясенә тикшерү өчен җибәрелде.
Т.Мөхәмәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: