Үзән
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
18 февраль 2020, 14:36

Хезмәт хакы түләнде

Кырмыскалы районы прокуратурасы крестьян-фермер хуҗалыкта гражданнарның хезмәт хокукларының үтәлешен тикшерде. Хуҗалыкның 15 хезмәткәргә 19 мең сум күләмендә бурычы булуы ачыкланды.

Прокуратура хуҗалык җитәкчесенә җитеш­сез­лек­ләрне бетерүен таләп итеп, күрсәтмә бирде. Нәтиҗәдә, хезмәт­кәрләргә эш хакы тулысынча түләнде.
Моңардан тыш, хуҗалык җитәк­чесенә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.27 статьясы 6 бүлегенә ярашлы (Билгеле вакытта хез­мәт хакын түләмәү яки тулысынча түләмәү) административ хокук бозу турында эш кузгалтты һәм аны арытабан тикшерү өчен БР Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрде.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: