Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
18 февраль 2020, 12:55

Үкенергә туры килде

Кырмыскалы районара суды мәчеттәге хәер акчаларын урлаган 26 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 статьясы 2нче бүлеге “б” пунктында каралган (торакка законсыз үтеп кереп урлашу) җинаять кылуда гаепле дип танылды.

Судта ачыклануынча, 2019 елның көзендә гаепләнүче Карлыман авылы имамына торак һәм эш сорап мөрәҗәгать итә. Ул аңа мәчеттә кунып йөрергә рөхсәт бирә. Ләкин ике көннән соң бу ир, мәчетнең ачкычын үзе белән алып, югала. Шикләнеп, имам тышкы ишекнең йозагын алмаштыра, ләкин берничә көннән соң аның эчтән ачылган булуын күреп хәйран кала. Шулай ук тәрәзә ватылган һәм 45 мең сум күләмендә хәер акчасы җыелган тартма да юкка чыкан була.
Суд утырышында ачыклануынча, гаепләнүче исерек хәлдә тәрәзәне ватып мәчеткә үтеп керә һәм хәер акчалары җыелган тартманы алып, җинаять урыныннан кача. Бу акчага ул яңа киемнәр сатып ала, калганын искерткеч эчемлекләр алуга һәм уен-сафага тотына.
Бер айдан соң бу ирне полиция хезмәткәрләре Уфа шәһәрендә тоткарлый. Ул үз гаебен тулысынча таныды һәм кылган гамәле өчен үкенүен белдерде.
Китергән зыянны өлешләтә каплавын, гаепләнүченең сак астында булуын һәм имамның каты җәза бирмәскә үтенүен исәпкә алып, суд иргә 5 мең сум күләмендә штраф салды.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: