Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
18 февраль 2020, 12:25

Теркәлүең ялган булса...

Чит ил гражданнарын фиктив рәвештә исәпкә кую, теркәү кебек гамәлләр өчен җаваплылык каралган.

Русия Федерациясенә вакытлыча килгән чит ил кешесе килгән урыны буенча исәпкә басарга һәм урнашканнан соң 7 көннән дә соңламый эчке эшләр органнарына кабул итү ягыннан белдерү кәгазе җибәрелергә тиеш.
Белдерү кәгазен эчке эшләр органнарына җибәрү үз йортында чит ил гражданинын теркәгән кешегә йөкләнә. Кагыйдәне бозган өчен 4 мең сум штраф төрендәге административ җаваплылык каралган.
Биналарда легаль булмаган рәвештә яшәгән яисә хуҗалары бу фактны күрсәтергә теләмәгән милекчеләрнең фатирларын арендалап яшәүчеләрнең миграцион исәпкә басу мөмкинлеге юк.
Мигрантларның теркәлү турында белдерү кәгазенең икенче өлеше булмаса, административ штраф яный һәм эшкә урнашу өчен патент ала алмый. Намуссыз гражданнар шуның белән файдалана да инде: торак бирми генә өстәмә акчага исәпкә куялар.
Шулай да, килү урыны буенча фиктив рәвештә исәпкә куйган өчен җинаять җаваплылыгы - 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Фиктив рәвештә теркәү фактлары ачыкланса, чит ил кешесе миграция исәбеннән төшерелә, ә эшкә рөхсәт бирүче документлары гамәлдән чыгарыла, чөнки аларны алу өчен дөрес булмаган мәгълүмат файдаланылган.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: