Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
27 февраль 2020, 19:25

Закон таләпләрен бозганнар

Район прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турында законны бозу очракларын ачыклады

Район прокуратурасы Башкортстан Республикасының Экология министрлыгы белән белән берлектә җитештерү һәм куллану калдыклары турында закончалыкның үтәлешен тикшерде.
Тикшерүдән күренүенчә, районда эшчәнлек алып барган берничә оешма табигатьне саклау законнарын бозып эш итә. Бу уңайдан тиешле документлар алып барылмый, төбәк операторы белән калдыкларны чыгауга килешү дә төзелмәгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча оешма җитәкчеләренә карата җитешсезлекләрне бетерүгә күрсәтмәләр бирелде, гаепле шәхесләр РФ Административ җаваплылык кодексының 8.2 статьясы 1 һәм 10 бүлекләре буенча (Көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү кагыйдәләрен үтәмәү һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә исәп алып бару буенча бурычларны үтәмәү) административ җаваплылыкка тарттырылды.
Җитешсезлекләрне бетерү барышы район прокуратурасы күзәтүе астында.
Тимур Мөхәммәтов, райн прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: