Алдан тикшерү нәтиҗәләре буенча, 2019 елның декабрь ахырында гаепләнүче Кырмыскалы авылының үзәк мәйданындагы боз шәһәрчегенә килә. Исерек халәттә булган ир боздан ясалган сынны тибеп җибәрә, нәтиҗәдә ул ватыла. Моңардан соң аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Зыян суммасы 30 мең сум тәшкил итә. Ир җинаять кылуда үз гаебен таныды. Әлеге вакытта җинаять эше тикшерү өчен судка җибәрелде.
Тимур Мөхәммәтов, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.