Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кырмыскалы районы кешесе вандаллык өчен җәзага тарттырылды

Район прокуратурасы 22 яшьлек район кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ул РФ Җинаятьләр кодексының 214 статьясы 1 бүлеге (вандаллык) буенча җинаять кылуда гаепләнә.
Судта билгеләнүенчә, 2019 елның декабрь ахырында гаепләнүче Кырмыскалы авылының үзәк мәйданындагы боз шәһәрчегенә килә. Исерек халәттә булган ир боздан ясалган сынны тибеп җибәрә, нәтиҗәдә ул ватыла. Моңардан соң аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Зыян суммасы 30 мең сумнан артык тәшкил итә. Ир җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды. Зыянны каплатуын исәпкә алып, суд гаепләнүчене 6 мең сум күләмендә шртаф төрендәге җәзага тарттырды.
А.Әминев, район прокуроры.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: