Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кырын эш дүрт елдан соң да беленә ул!

Уфада 2016 елда үзенең сөяркәсен үтергән, ләкин озак вакытлар җәзасыз калган 42 яшьлек ханымга хөкем карары чыгарылды.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2016 елның 21 августында 46 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылу турында хәбәр килгән. Аның өйдәше иртән уянуын һәм аның сөеклесенең үле булуын ачыклый.

Соңрак экспертиза ирнең буылудан үлүен күрсәткән, шулай ук аның баш мие җәрәхәтләнүе ачыкланган. Ул вакытта үтерүчене ачыклап булмаган.

2019 елда эзтабарлар мәрхүмнең һәм аның өйдәшенең туганнарын кабат сораштырырга булган: теге хатынның төнлә үк сөеклесенең үлеме турында төгәл белүе ачыкланган, тик бу хакта ашыгыч ярдәмгә иртән генә хәбәр иткән.


Тиздән тикшерүчеләр хатынның гаебе турында шактый дәлилләр җыя һәм аны үтерүдә гаепли. Хәер, ханым соңгы вакытка кадәр бөтен кешене өйдәшенең тамагына очраклы рәвештә сугуында ышандыруын дәвам итә.

Тикшерү һәм суд барышында хатын үз гаебен танымаган. Суд аны гомум режимлы холык төзәтү колониясенә 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән, - дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Kirin-esh-d-rt-eldan-so-da-belen-ul-177187/

Читайте нас: