Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Ышанычлы чыганаклардан
29 сентябрь 2020, 12:43

Луизага күпме бирделәр?

Кичә Салаватта суд Луиза Хәйруллинага хөкем карары чыгарды.

Прокурор аңа - алты, ире Марат Хәйруллинга җиде ел сораган иде. Суд карарын тикшерү изоляторында көткән Луизаны - биш, Марат Хәйруллинны алты елга хөкем иттеләр. Иргә суд залында богаулар кидерелде.

Алар җәзаны гомум режимлы колониядә үтәчәк. Хөкем карарын ишеткәч, Луиза елап җибәргән. Ул шартлы хөкемгә исәп тоткан иде.

Банктан 25 миллион сум урлап качкан Хәйруллиннар эше шуның белән тәмам. Әлегә.
Әйткәндәй, алар әлеге 25 миллионны банкка кайтарырга тиеш.

Фото: ufa1.ru
Автор: Резеда Галикәева
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Luizaga-k-pme-birdel-r-474657/
Читайте нас: