2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган яки уллыкка алынган очракта, “Ана капиталы”н бала яшь ярымга җиткәнче айлык түләүләр итеп алырга мөмкин. Әмма моңа бары тик хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның уртача кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла. Җан башына караган уртача керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының 12 ай эчендә алынган барлык кереме исәпкә алына. Башкортстанда кеше башына 14247 сум.
Гаиләнең ана капиталы акчалары исәбеннән бу айлык түләүне алуга хокукы бармы-юкмы икәнен Пенсия фондының http://www.pfrf.ru/knopki/zhizn~4061/ “Тормыш хәлләре” бүлегендәге калькулятор ярдәмендә исәпләтергә мөмкин.
Кайбер гаиләләрнең торыр урыны бар яки әлегә фатир алырга уйламыйлар, ә көнлек чыгымнарга, әйтик ипи-сөт алырга акчасы җитми, ди. Шундый гаиләләргә бу мөмкинлек бик уңайлы булачак. Ә инде берникадәр вакыттан соң, әйтик, ике-дүрт айдан, өстәмә керем барлыкка килеп, “Ана капиталы”ның айлык түләвенә мохтаҗлык калмаса, аны гариза язып, туктата ала. Ә калган сумманы исә, кирәк вакытта алырга була.
Түләүләр ай саен гаризада күрсәтелгән исәпкә күчә. Ул бер елга билгеләнә һәм, балага 1,5 яшь тулганчы алу өчен, документларны кабат җыярга кирәк.
Айлык түләүләргә дәгъва итү өчен, бала яшь ярымга җиткәнче мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны урындагы пенсия фонды бүлегенә дә, күпфункцияле үзәкләр аша да биреп була. Әлеге түләүләргә ия булу өчен бала туу (яки уллыкка алыну) турындагы таныклык, РФ гражданлыгы, 12 айлык керем турында белешмә, банк реквизитлары кирәк.
Әгәр түләүләрне алу өчен балага 6 ай тулганчы мөрәҗәгать итсәгез, пособие бала туган көннән алып, башка айлар өчен дә исәпләнә. Әгәр бала туып, 6 ай узганнан соң гына мөрәҗәгать керсә, түләүләр шул мөрәҗәгать көненнән генә билгеләнә.
Пенсия фондының район идарәлеге начальнигы.