Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Закон алдында җавап бирәчәк

Иске Кыешкы авылындагы балалар бакчасында тәрбиячене үтерү буенча тикшерү тәмамланды.

Кырмыскалы районы прокуратурасы 49 яшьлек Уфа районы кешесенә карата җинаять буенча гаепләү эшен раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 105 статьясы 1 бүлегенә ярашлы (үтерү) һәм 119 статьясы 1 бүлегенә ярашлы (үтерү белән янау) гаепле дип танылды.
Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, былтыр 17 ноябрьдә көндез исерек ир Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында балалар бакчасына килгән, анда аның 47 яшьлек элекке хатыны тәрбияче булып эшләгән. Көнчеллек нигезендә ир аның аркасына һәм күкрәгенә пычак кадый, шуннан соң качарга омтыла, тик аны балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан мәктәпнең физкультура укытучысы тоткарлый.
Зыян күрүче алынган яралардан ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлә. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр җинаять кылган вакытта учреждениеләрнең башка биналарында булган һәм әлеге хәлләрне күрмәгән.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Гаепләү эшенең күчермәсе Кырмыскалы районара судына җибәреләчәк.
Тимур МӨХӘМӘТОВ, район прокурорының өлкән ярдәмчесе.
Читайте нас: