Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июль , 09:30

Койма тотарга ярдәм иттеләр

Олыкүл авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучының әти-әнисе Рәйсә һәм Фаил Шамбазовларга койма тотарга ярдәм иттеләр.

Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр

Әлеге вакытта аларның уллары Мәскәү шәһәрендә реабилитация үтә. Шамбазовлар кирәкле материаллар сатып алып, койма куярга җыенганнар. Ә Олыкүл авылының бер төркем активистлары бердәм көч белән яңасын куеп та бирделәр. 

Бу изге эштә Виктор Солнцев, Рифкать Шамбазов, Фәнис Саләхетдинов, Руслан Гайнетдинов, Дамир Сабитов, Александр Брусенков, Азат Әхмәтҗанов, Камил Гәрәев, Радмир Әминев, Рәфит Әлмәтов, Николай Герасимов, Әлиф Янгиров, Мөдәрис Әделгәрәев катнашты.

- Мин профильле торбаларны эретеп ябыштырдым, башкалар иске коймаларны сүттеләр һәм яңасын куеп та бирделәр. Ярдәм күрсәтүчеләрнең һәрберсенә дә рәхмәт. Азамат кайткач, аңа ошар һәм бик шатланыр, дип уйлыйм, - диде Азат Әхмәтҗанов. 

Әлфия Әхмәдуллина. 

Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр
Койма тотарга ярдәм иттеләр
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: