Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Акция
25 июнь , 10:46

Җиңүчеләр ачыкланды

“Үзән”, “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитләре редакциясе үзләренең укучылары арасында “Бәхетле авто” конкурсы үткәрде. Изге йола буенча, ул Кырмыскалы авылының Мәктәпара уку комбинаты автодромында узды. Бу юлы үзләренең бәхетләрен сынап карарга 25 автоһәвәскәр килгән иде. “Үзән”, “Кармаскалинская новь” һәм “Даирә” гәзитләре редакциясе үзләренең укучылары арасында “Бәхетле авто” конкурсы үткәрде. Изге йола буенча, ул Кырмыскалы авылының Мәктәпара уку комбинаты автодромында узды. Бу юлы үзләренең бәхетләрен сынап карарга 25 автоһәвәскәр килгән иде.

Җиңүчеләр ачыкланды
Җиңүчеләр ачыкланды

Чара Мәктәпара уку комбинаты тарафыннан оештырылган фигуралы йөрештән башланып китте. Анда катнашучылар үзләренең машина йөретү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, дүрт автоһәвәскәр җиңүче дип танылды. Алар Абдулла авылыннан Артур Халитов, Алайгыр авылыннан Фәнис Гыйльманов, Иске Муса авылыннан Илдар Абдрахманов һәм Николаевка авылыннан Лидия Макарова. 

Аннары бүләкләр уйнатылды, анда район гәзитләренең берсенә ким дигәндә алты айга язылган автоһәвәскәрләр катнашты һәм акция уздырыла торган урынга квитанцияләр белән шәхсән килде. Бер – бер артлы водительләр – Кырмыскалы авылыннан - Фирдәүс Мөхәммәтҗанов, Регина Гафарова, Гүзәл Вәлиева, Фәнил Хисаметдинов, Абдулла авылыннан Мөнирә Мөхәммәтколова, Николаевка авылыннан Лидия Макарова, Иске Муса авылыннан Фәнүзә Фәхретдинова автокомпрессор, буксирлау тросы, авария билгеләре, автомобиль тузан суырткычы, видеорегистратор һәм ачкычлар җыелмасы кебек бүләк ияләре булдылар.  

- Район гәзитен инде егерме еллап алдырам. Андагы яңалыклар, белдерүләр, рецептлар, файдалы киңәшләр, рәсми мәгълүмат барсы да кирәк һәм файдалы. Спортчылар, бию коллективлары һәм укучыларның уңышлары турында турында рәхәтләнеп укыйм. Бүләк отуыма бик шатмын, мондый акция оештыручыларга рәхмәт. Барысына да киңәш итәм: “Район гәзитенә язылыгыз, укыгыз, бүләкләр отыгыз” – диде Лидия Михайловна.

Акция оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләребез -  Кырмыскалы авылының Мәктәпара уку комбинатына, шәхсән Хәсән Ибраковка һәм Динар Вахитовка (автосервис) рәхмәт белдерәбез.

Исегезгә төшерәбез, акция дәвам итә. Әгәр дә район гәзитенә язылып, квитанциянең күчермәсен редакциягә җибәрсәгез, сезнең тагын бер бүләк оту мөмкинлегегез бар. Язылыгыз, укыгыз, бүләкле булыгыз. 

Светлана КАРПОВА.

 

 

Җиңүчеләр ачыкланды
Җиңүчеләр ачыкланды
Җиңүчеләр ачыкланды
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: