Балалар лагеретерриториясенәкергәнурындаук кунакларны әкиятперсонажларыкаршыалды һәм барысынада бәйрәмкәефебүләкитте.Букөннетөрле осталык дәресләре эшләде. Балаларанда биктеләп катнаштылар: махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен талисманнар, “Күңелле зоопарк”, “Кояш” эшләнмәләре ясадылар, беләзекләр үрдедәр.
Аквагрим - иң популяр мәйданчыкларның берсе булды. Кырмыскалы авылының балалар сәнгать мәктәбе белгечләре балаларның йөзләрендә якты һәм төсле битлекләр, чәчкәләр төшерделәр.
Кунакларга бай концерт программасы тәкъдим ителде. Район Мәдәният сарае артистлары гына түгел, ә хәйрия акциясендә катнашучылар - Лилия Байгускарова, Николаевка модельле авыл клубының кашыкчылар ансамбле, Светлана Федорова һәм башкалар да чыгыш ясады.
Аниматор Луиза Вахитованың күңел ачу программасы да балаларны сөендерде. Алар уйнаган вакытта аларның әти-әниләре барлык кызыклы сорауларга җавап биргән белгечләр катнашлыгында “түгәрәк өстәл”гә җыелдылар.
Мария Иванова.