Үзән
-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Бозаяз авыл Советында - мобиль янгын сүндерү комплексы

Уфа шәһәрендә муниципаль берәмлекләрнең ирекле янгын сагы бүлекчәләренә махсус техника тапшырдылар.

Бозаяз авыл Советында - мобиль янгын сүндерү комплексы
Бозаяз авыл Советында - мобиль янгын сүндерү комплексы

Бозаяз авыл Советы яңа мобиль янгын комплексы (МПК 4,0) алды.

- Безнең авыл Советына дүрт авыл, бер бакча ширкате керә һәм анда 2000нән артык кеше яши. Безнең авыл биләмәсе район үзәгеннән ерак урнашкан. Янгын чыккан очракта, фаҗига урынына килеп җитү өчен янгын сүндерүчеләргә байтак вакыт таләп ителә. Ә мобиль янгын комплексы янгынны вакытында сүндерергә мөмкинлек бирә, - дип сөйләде Бозаяз авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ильмир Латыйпов.

МПК 4 куб метр су тутырылган цистерналы прицеп һәм автоном югары басымлы мотопомпа белән җиһазландырылган. Комплекста шулай ук җыелмалы баскыч, гидрантка янгын сүндерү колонкасы, су бирү өчен алты җиңсә, суырткыч һәм басымлы җиңсә, ике ствол, лом, ике багор, балта һәм фонарь бар.

Һәр авыл биләмәсендә үзенең ирекле янгын сүндерү командасы бар. Бозаяздагы ирекле янгын сүндерү командасында Расих Мостаев, Фәнзил Әсәнов һәм Филарит Нургалиев эшли.

Алда безне нинди һава торышы көтүе, яңгырлымы ул яки эссе булырмы, билгесез. Ә ирекле янгын сүндерү командасы һәр гадәттән тыш хәлгә әзер булырга тиеш.

Ирекле янгын сүндерү командаларына янгыннарның булмавын телибез.  

Галия Кәримова.

 

Бозаяз авыл Советында - мобиль янгын сүндерү комплексы
Бозаяз авыл Советында - мобиль янгын сүндерү комплексы
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: