Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
23 гыйнвар , 16:05

Урамнарны ремонтлау өчен тавыш бирделәр

“Урындагы башлангычларны хуплау” программасы авыл биләмәләре өчен территорияләрне төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау мәсьәләләрен хәл итү өчен анык мөмкинлек бирә.

Урамнарны ремонтлау өчен тавыш бирделәр
Урамнарны ремонтлау өчен тавыш бирделәр

Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр ел саен “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнаша. Быел да иң актуаль проблеманы бергәләп сайлау өчен Чишмә авылына җыелдылар.

15 гыйнвар көнне Чишмә авылы халкы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында катнашу өчен йомгаклау җыелышы үткәрделәр. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

  1. Урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктура проектлары конкурсы турында мәгълүмат;
  2. Конкурста катнашу өчен өстенлекле проблеманы билгеләү;
  3. Финанслау өчен халыкның керемен билгеләү;
  4. Артып калган очракта, акчаларны кайда юнәлтү турында карар кабул итү.

Җыелышны авыл биләмәсе башлыгы Гөлйөзем Уразбахтина алып барды. Ул катнашучыларны конкурсның бурычлары, катнашу кагыйдәләре белән таныштырды, шулай ук авыл халкының өстенлекле проблемаларын үзләре сайлаган программада катнашуның мөһимлеге турында сөйләде.

Авыл халкы тарафыннан Чишмә авылының Елга, Мәктәп урамнарын һәм урам яктырткычларын ремонтлау” дигән ике төп проект тәкъдим ителде.

Гомуми тавыш бирү йомгаклары буенча халык бертавыштан әлеге программада катнашырга һәм иң мөһим бурыч итеп “Чишмә авылының Елга, Мәктәп урамнарын һәм яктырткычларны ремонтлау” дигән ике төп проектны тәкъдим итте.

Мария Иванова.

Урамнарны ремонтлау өчен тавыш бирделәр
Урамнарны ремонтлау өчен тавыш бирделәр
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: