Сыер кайтуга байтак вакыт бар, түзеп торып буламы соң, тизрәк туп уйныйсы килә. Шулай уйлана торгач, әмәлен таптым бит, әти-әни эштә чакта тупны алып чыгам да, кәҗә тәкәсенә туп ыргытып, аның белән уйный башладым. Кәҗә тәкәсе дә моңа өйрәнеп китте, минем мәктәптән кайтканны көтеп кенә тора, тиз генә өстемне алмаштырам да, туп уйнарга чыгам.
Шулай, көн артыннан көн үтте, мәктәптә укулар тәмамланды, каникуллар башланды. Яланда үләннәр күтәрелде, без дә малайлар белән кич авыл янындагы әрәмәлеккә сыер ашатырга чыга башладык. Сыерлар рәхәтләнеп үлән күшәде, ә без рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадык. “Синең тубың бар бит, алып чык әле” – дигәч, мин дә тупны алып барып, 5-6 класс малайлары белән “үрдәк атыш” уйныйбыз. Ләкин зуррак малайлар минем тупны тартып алдылар да, футбол тибә башладылар. “Бар, синеке бит, барып ал” – дигәч, йөгереп барып тупны алган гына идем, малайлар мине аяк чалып ектылар да, тупны кулымнан тартып та алдылар. Минем ачуым килде, елыйсым килде, ләкин көләрләр, дип түздем.
- Мин сезне ак сакаллы картатайга әйтәм. Ул кирәгегезне бирер әле, - дип куркыткан булдым.
Бу кичне мин өйгә тупсыз гына кайттым. Икенче көнне иртән торып тышка чыксам, туп ихата уртасында ята иде, күрәсең, кичтән ташлап киткәннәр.
Икенче көнне бер кулга тупны, икенче кулга кәҗә тәкәсен җитәкләп сыер ашатырга киттем. Әрәмәлеккә барып җиткәч, сыерны бер якка җибәрдем, ә кәҗә тәкәсен үземә якын урынга бәйләп куйдым. Малайлар белән туп уйный башладык. Бераз вакыттан соң өлкән малайлар килделәр дә, янә тупны тартып алдылар.
- Мин сезгә әйттем бит, ак сакаллы “картатай”ны алып киләм дип. Хәзер мин аны сезгә күрсәтәм дидем дә, кәҗә тәкәсен баудан ычкындырып җибәрдем. Кәҗә тупны күреп калды да, туп типкәләгән малайларны берәм-берәм сөзеп ыргыта башлады.
- Менә күрдегезме, шулай була ул, мине тыңламасагыз, - дидем дә, тупны алып үзебезнең команда малайлары белән уйный башладык. Шуннан соң бездән тупны талаучы булмады.
Таһир Вилданов.
Сахай авылы.
Фото: pixabay.com