Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Илебезнең лаеклы улы

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Лавр” кушаматлы сугышчы медицина ротасында шофер-санитар булып хезмәт итә. 2023 елда ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Әлеге вакытта ул кыска вакытлы ялга кайткан.

Илебезнең лаеклы улы
Илебезнең лаеклы улы

Сугышчы тумышы белән Константиновка авылыннан. Урындагы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт архитектура-төзелеш колледжында “мастер-төзүче” белгечлеге буенча белем алган. Самара шәһәрендә хезмәт иткән.  

- Махсус хәрби операция зонасына барырга үзем карар иттем. Контрактка кул куеп, Ватаныбыз чикләрен сакларга юлландым. Әти-әнием һәм хатыным, минем карарымны хупладылар, - ди ул.

Каты алышларның берсендә “Лавр” каты яралана. Аңа Архангель районыннан якташы “Редик” кушаматлы яугир ярдәм итә.

- Снайпер һәм пулемет утларыннан курыкмыйча, ул мине җиде километр араны күтәреп барды. Мин “Редик”ка бик рәхмәтлемен. Махсус операция зонасында хәрби хезмәткәрләр бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар, бер-берсе өчен гомерләрен куркыныч астына куялар. Без беләбез: җиңү безнең якта булачак! – диде “Лавр” кушаматлы сугышчы.  

Контрактхезмәтенәкагылышлымәсьәләләрбуенча 2-14-78, 2-11-58 телефоннары буенча шалтыратырга яки Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссариатына килергә мөмкин.

Гөлназ ӘХМӘТОВА.

 

 

Илебезнең лаеклы улы
Илебезнең лаеклы улы
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: