Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

“Мин читтә кала алмадым”

“Башкорт” кушаматлы сугышчы 2нче мотоукчылар ротасының беренче батальонында бронемашиналар бүлекчәсе командиры булып хезмәт итә.

“Мин читтә кала алмадым”
“Мин читтә кала алмадым”

Ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкта тора.

- Мондый авыр вакытта читтә кала алмадым. Мин балаларыбызның һәм илебезнең киләчәге өчен махсус хәрби операция зонасында булырга тиеш, - дип уртаклашты әңгәмәдәшчебез. 

“Башкорт” кушаматлы яугир тумышы белән Карлыман авылыннан. Урындагы мәктәпне тәмамлагач, Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы авылындагы филиалында “эретеп ябыштыручы” белгечлеге буенча белем алган. Контракт төзегәнче төзелеш фирмасында эшләгән.

 - Минем карарымны ишеткәс, тәүдә туганнарым бик борчылдылар, әмма соңыннан мине аңладылар, - дип уртаклашты сугышчы.

“Башкорт” махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен “Батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләренә лаек була.

Әлеге вакытта хәрби хезмәткәр кыска вакытлы ялга кайткан, аннары янә махсус хәрби операциягә юлланачак. Без “Башкорт”ка һәм барлык сугышчыларыбызга Җиңү яулап, туган якларына исән-имин кайтуларын теләп калабыз.

Контрактхезмәтенәкагылышлымәсьәләләрбуенча 2-14-78, 2-11-58 телефоннары буенча шалтыратырга яки Кырмыскалы һәм Архангель районнары хәрби комиссариатына килергә мөмкин.

Гөлназ Әхмәтова.  

 

“Мин читтә кала алмадым”
“Мин читтә кала алмадым”
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: