Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен

Кырмыскалы авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Ярик” кушаматлы сугышчыны генерал Шәйморатов медале белән бүләкләделәр.

Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен
Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен

Гафури районында үткәрелгән “Җир көче” III Төбәкара этномәдәни патриотик фестивалендә Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимиятенең эчке сәясәт буенча җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Бадранов сугышчыга Шәйморатов медален тапшырды. Бу дәүләт бүләгенә ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен лаек булды.

“Ярик” кушаматлы сугышчы “Башкортстан” мотоукчылар полкында хезмәт итә. Узган елның җәендә ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, энесе артыннан махсус хәрби операция зонасына китте.  

Сугышчы С.М.Чугункин исемендәге мәктәптән соң Уфа эшкуарлык һәм хокук колледжында “Менеджмент” белгечлеге буенча белем алган.

Армиядә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Контракт төзегәнче Кырмыскалы авылының янгын сүндерү бүлегендә эшли. Өйләнгән. Хатыны белән ике ул үстерәләр.

“Ярик” кыска вакытлы ялдансоң янә алгы сызыкка юлланды.Безаңа һәм барлык сугышчыларга Җиңү яулап, туган якларына исән-имин кайтуларын телибез.

Контракт хезмәтенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 8(34765) 2-14-78, 2-11-58 телефоннары буенча шалтыратырга яки Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссариатка килергә мөмкин.

Галия Кәримова.

 

 


 

 

 

 

Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен
Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: