Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июль , 11:11

Юллар ремонтлана

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты чикләрендә Булгак-Бозаяз юлын ремонтлау төгәлләнде.

Юллар ремонтлана
Юллар ремонтлана

Бекет авылы янындагы 1,8 километр озынлыктагы участок норматив хәлгә китерелгән. Подряд оешмасы фрезерлау, катламны тигезләү эшләрен башкарган, юл кырыйларын ныгыткан һәм юл билгеләрен урнаштырган. Бу эшкә 26,8 миллион сум акча юнәлтелгән.

Әлеге юлда көн саен 1300дән артык автомобиль йөри. Шуңа күрә аны норматив хәлгә китерү мөһим, – дип сөйләде Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Башкортстанның Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты чикләрендә 38 километр төбәк һәм муниципальара юллар ремонтланачак. Бу 2023 елга караганда 6 километрга күбрәк. Юл эшчеләре 14 участокта эшләр башкарырга ниятли.

Юллар ремонтлана
Юллар ремонтлана
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: