Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июль , 13:58

Профсоюз активының семинары

Район хакимиятенең зур залында профсоюз активының семинары үткәрелде.

Профсоюз активының семинары
Профсоюз активының семинары

Анда район хакимияте башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Латыйпов, БР Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко, республика Профсоюзлар федерациясе вәкилләре, “БР Финцентры” финанс грамоталылыгы департаменты директоры Гөлназ Абүзәрова, Кырмыскалы, Авыргазы, Архангель һәм Гафури районнарының профсоюз активлары, дәүләт учреждениеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм агросәнәгать комплексы тармак оешмалары вәкилләре катнашты.

Бүләкләү тантанасы

Семинар профсоюз активистларына һәм социаль партнерларына БР профсоюзлар Федерациясе һәм әгъза оешмалары бүләкләре тапшыру тантанасыннан башланды. Намуслы хезмәте, профсоюз хәрәкәтенең ролен һәм имиджын арттыруга, Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлкәсендә социаль партнерлыкны ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен районның профсоюз оешмалары территориаль берләшмәсе координация советы рәисе Чулпан Юнысова һәм “Артемида” җәмгыятенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Гөлназ Нурмөхәмәтованы БР Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм профсоюз оешмасында актив эшләгәне өчен БР профсоюзлар Федерациясе Президиумының Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Марс Абдиевка рәхмәт белдерделәр. Намуслы хезмәте һәм профсоюзда актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Кырмыскалы районының территориаль профсоюзлар оешмасы рәисе Гүзәлия Гыймранова Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумрусия профсоюзының Башкортстан республика буенча оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Нәтиҗәле хезмәте һәм профсоюз оешмасында актив эшләгәне өчен “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте филиалы – Кырмыскалы магистраль газүткәргечләр линия-производство идарәлеге башлангыч профсоюзлар оешмасы рәисе урынбасары Мария Сафина Русия Федерациясенең нефть, газ сәнәгате һәм төзелеш тармаклары хезмәткәрләре профсоюзының Башкортостан республика оешмасы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тармак хезмәткәрләренең социаль-икътисадый хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эшчәнлеге өчен Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкорт республикасы буенча оешмасы президиумының Кырмыскалы районы буенча оешмасы рәисе Рөстәм Әминевка рәхмәт белдерделәр.

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Семинарны ачып, БР Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко район хакимиятенә чараны уздыру өчен шартлар тудырганнары өчен рәхмәт белдерде.

- Профсоюз берләшмәләре илебез гражданлык җәмгыятенең әйдәүче институтлары санына керә һәм җаваплы миссияне үти: җәмгыятьтә тотрыклылык тәэмин итә, йөз елдан артык үзгәртмәгән профсоюз идеологиясенә нигезләнгән эшчеләрнең таләпләрен һәм ихтыярын чагылдыра. Бу лаеклы эш урыны, лаеклы хезмәт хакы, хезмәтне саклау, хәвефсезлек техникасы, социаль гарантияләрне үтәү. Моның өчен бездә төп корал - социаль партнерлык бар. Безнең максат – җәмгыятьтә гаделлек яклау. Безнең көчебез бүген дә һәм һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та, бу безнең бердәмлек, безнең теләктәшлек, - диде Гүзәл Фәрит кызы.  

Шулай ук семинарда социаль партнерлыкны ныгыту, хезмәт законнарында үзгәрешләр һәм яңалыклар, балалы гаиләләр өчен ташламалар, хезмәт коллективларында финанс грамоталылык, мошенниклар, үз мессенджерларын җинаятьчеләр тарафыннан хакерлыктан яклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Галия Кәримова.

 

 

 

 

 

Профсоюз активының семинары
Профсоюз активының семинары
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: