План буенча 6765 тонна булса, 450 тонна печән әзерләнгән, бу әлегә 6,65 процент. Башлыча чабылган үләннәр сенажга әзерләнә. 3100 тонна сенаж әзерләнгән, план буенча 16782 тонна, бу планның 18,47 процент тәшкил итә. Бу район буенча шартлы 1 баш малга уртача 2,62 азык берәмлеге дигән сүз.
- Безнең төп бурыч - малларны кышлатуга кирәкле азык запасы әзерләү, бу бер мал башына 34,75 центнердан да ким булмаган тупас һәм сусыл азык берәмлеге, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехники Айрат Касыймов.
“Артемида” токымчылык хуҗалыгы, “Уңыш” җәмгыятенең Кырмыскалы бүлекчәсе мал азыгы хәзерләү буенча яхшы күрсәткечләр белән бара.
Елена Яппарова.
Фото: pixabay.com