Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гаиләсе – сугышчы өчен ныклы терәк

“Базлай” кушаматлы сугышчы узган елның октябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм РФ Хәрби-Һава Көчләренең 98нче гвардия Һава-десант дивизиясендә штурмовик булып хезмәт итә.

Гаиләсе – сугышчы өчен ныклы терәк
Гаиләсе – сугышчы өчен ныклы терәк

- Мин күптәннән үз теләгем белән махсус хәрби операция зонасына барырга уйлап йөри идем. Андагы хәлләрне тыныч кына күзәтә алмадым. Минем күп кенә дусларым һәм танышларым махсус хәрби операция башланганнан бирле алгы сызыкта торалар. Контрактны акча өчен түгел, ә үз илемә файдалы булу өчен төзедем. Махсус хәрби операциягә киткәнче дә югары хезмәт хакы алып эшли идем, ләкин бу гына мине туктатмады, - дип уртаклашты әңгәмәдәшче.

“Базлай” Кабак урта мәктәбендәге тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, төзелеш өлкәсенә эшкә урнаша. Шул ук вакытта туган авылының кичке мәктәбендә укый. Ахтубинск шәһәрендә махсус бүлекчәдә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, читтән торып Башкорт дәүләт нефть техник университетында “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше инженеры” белгечлеге ала. Соңыннан үз фирмасын ача. Өйләнгән. Хатыны белән өч бала үстерәләр.

- Туганнарымминем карарымтурында ишеткәч, әлбәттә, шатланмадылар. Бу аларөчен шокиде.Ләкин алар минем үз фикеремне үзгәртмәячәгемне яхшы беләләр.Аңлаганым өчен гаиләмәрәхмәтлемен.Һәркешеөйдә үзен яратуын, хөрмәт итүен тели, алар өчен гаилә - ныклы таяныч. Бу аеруча алгы сызыкта торучыларгамөһим, - диде ул.

“Базлай” махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Батырлык ордены, “Батырлык өчен”, Жуков, Суворов һәм “Сугышта аерылып торганы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Әлеге вакытта хәрби хезмәткәр яраланганнан соң өйдә реабилитация үтә. Савыкканнан соң, яңадан махсус хәрби операция зонасына үз зонасына китәргә ниятли.

Без “Базлай”га һәм барлык сугышчыларга Җиңү яулап туган якларына исән-имин кайтуларын телибез.

Контрактхезмәтенәкагылышлымәсьәләләрбуенча 2-14-78, 2-11-58 телефоннары буенча шалтыратырга яки Кармаскалы һәм Архангельск районнарының хәрби комиссариатына килергә мөмкин.

Галия Кәримова.

Автор:Альфия Ахмадуллина
Читайте нас: